Tatar Today – татар яңалыклары

  • Туполевмы, Тукаймы? “Казан” аэропортына исем бирүдә бүгенге беренчелек билгеле
    Россиянең бөек исемнәре” бәйгесе кысаларында “Казан” халыкара аэропортына Габдулла Тукай исемен бирү өчен тавыш калдыручылар саны 6322 кеше булды. Шулай итеп бүген Габдулла Тукай исеме беренчелеккә чыкты. Икенче урында Андрей Туполев өчен 5557 кеше, өченче урында Муса Җәлил өчен 2450 кеше тавыш биргән. фото: скриншот великиеимена.рф Моңа кадәр “Казан” халыкара аэропорты исемен тулыландыру өчен дәгъва […]
  • “Ни балаларны дөрес итеп тәрбияли алмадым, ни иремне сөяркәгә табынудан тотып кала алмадым”
    – Тату-дус, мәхәббәт ялкыннары сирпеп торган гаилә идек без өйләнешкән елларда, – дип әйтеп куйды Илнара янәшәсендә утырган, инде күптәннән күрмәгән яшьлек дустына. – Төзелештә көне буе аяк өсте торып, мастерок болгап, кирпеч куеп, эштән соң да калып ике сәгать артыгын эшләп, өйгә кайтканнан соң, өс киемнәремне салып элгәчтен, “Әзрәк кенә ял итим, башым да […]
  • Татарстан наркологлары бер кап тәмәке бәясен 400-450 сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итте
    Россиядә тәмәкегә бәяләрне арттыру күп кенә кешене бу яман гадәт китереп чыгарган авырулардан сакларга ярдәм итәчәк. Әлеге фикерне “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика наркология диспансерының балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары Степан Криницкий җиткерде. “Тәмәке тартучының үзен һәм әйләнә-тирәдәге кешеләрне агулаучы сигаретлар арзан торырга тиеш түгел. Мәсәлән, Европа берлеге илләрендә һәм Америкада бер […]
  • “Сәләтсез кешегә акча ишек ача!” – Роберт Исламов Винарис белән Искәндәр Шакировка сүгенү рубрикасын багышлый
    //Юлия Насыбуллина// “Минем әлегә кадәр сүгенми торган кеше күргән юк. Хәтта, ак яулыклы әбиләр дә сүгенә”, ди элек “Удар Татар”, “ИНЭКА”, “4 татарина” да уйнаган КВНчы егет Роберт Исламов. Ул инстраграмда “Сиксән-Туксан” дип аталган татарча сүгенү рубрикасы булдырган. Кисәтәбез, роликта сүгенәләр! “Бездә сәләтле кешегә бөтен җирдә дә ишекләр ачылып бетми. Ә сәләтсез кешегә акча ишек […]
  • Үтереп баш сызлаганда нишләргә?[киңәшләр]
    Баш үтереп сызлаганда, күзгә ак-кара күренми. Моның ничаклы авыр хәл икәнлеген үз башына төшкәннәр генә беләдер, мөгаен. Табиблар фикеренчә, баш авырту һәм хәтер саегу күбесенчә минең кан тамырлары тараюга һәм вак капиллярларның тыгылуына бәйле. Башка органнарыбыздагы тукымалар кебек, баш миен кан белән тәэмин итүче тамырлар да даими кайгыртуга, аеруча чистартуга мохтаҗ. Кирәгеннән артык тупланган “начар” […]
  • Татарстан министры урынбасары акча уйната
    Республиканың спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов соңгы арада инстаграмында акча уйнату белән мавыга башлады. Әле бер атна элек кенә инстаграмдашлары арасында конкурс уздырып, җиңүченең телефон номерына мең сум акча юллаган иде. Хәлил әфәнде инстаграмына яңа видео керткән. Ул анда спорт белән шөгыльләнә – йөгерә. Бер мең сум акча отасы килгәннәр, министр урынбасарының кайсы залда шөгыльләнүен […]
  • Рамзан Кадыров 5 яшьлек балага ап-ак Mercedes бүләк итә [фото-видео]
    Чечня республикасы башлыгы Рамзан Кадыров биш яшьлек малай Рәхим Куриевка кыйммәтле чит ил машинасы бүләк иткән. Үзенең физик сәләте өчен бу малайны чечен Шварценеггеры дип атаганнар. Ул 2 сәгать 26 минут  эчендә 4 мең тапкыр отжиматьcя итеп рекорд куйган. Машина алу сөенеченнән, хәтта капот өстенә менеп тә күнекмәләр ясап күрсәтә. Ә әлегә Рәхимне кыйбатлы машинага […]
  • Камал театрында зур югалту
    Бүген 90 яшендә Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Хәйретдинова Рауза Котдүс кызы вафат булды, дип хәбәр ителә Камал театрының рәсми сайтында. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын. Рауза Хәйретдинованы соңгы юлга озату иртәгә […]
  • “Синең әниең эчкече, юкка чыккан кеше! Син аңа кирәкмисең – ничек шуны аңламыйсың?”[гыйбрәт]
    Иренең: – Фәридә-ә-ә! – дигән үзәк өзгеч тавышына уянып китте хатын. Яткан урыныннан кисәк сикереп торган иде, башы әйләнеп, күз аллары караңгыланды. “Тәүлекнең кайсы вакыты соң бу?” дип буталып алды. Кай арада гына ятып торган иде, йоклап та киткән. Рәисе эштән төн уртасында гына кайта ләбаса, чөгендер кырында эшлиләр. – Ни булды? – Арту-у-р, – […]
  • Биюче полицейскийлар Интернет йолдызларына әверелә [видео]
    Әлеге ролик 12 ноябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми «Твиттер»ында пәйда булды. Шул рәвешле Якутиянең Амга районы полицейскийлары «Йолдызлы биюләр» бәйгесендә катнашып, теләгән һәркемне тамаша кылырга чакыра. Видеоны 20 меңнән артык кеше карап өлгергән, дип хәбәр итә Лайф. 10 ноябрьдә узган шоу-концерт Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәренә багышланган иде. Полиция хезмәткәрләре үзләренең законны саклау […]