Онлайн хәбәрләр — «Мәйдан» журналы

  • Чаллы юлларында яңа билгеләр — язулар барлыкка килде
    Әлеге язулар светофор булмаган җәяүле кичүе — җәяүлеләрнең еш кына машина астына килеп керә торган урыннарда ясалган. Бу хакта ЮХИДИның пропаганда бүлегенә сылтама белән«Жилой квартал» хәбәр итә. «Карагыз» («посмотрите») дигән ачык төстәге язулар ГЭС бистәсе Батенчук урамында, Яр Чаллы проспекты «Орловка» тукталышы тирәсендә һәм Королев урамында барлыкка килде. Билгеле булганча, хәзерге вакытта 6 шундый участок […]
  • Чаллының 63 нче микрорайонында социаль ипотека буенча төзелгән беренче йортны тапшыралар
    Яңа елга кадәр 160 гаилә яңа фатирларыннан ачкыч ала алачак. Чаллыда тиздән 63/13 йортын кулланылышка тапшырачаклар. Төзүче компания социаль ипотека программасы буенча тагын дүрт йорт төзи. Шулай ук микрорайонда 340 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелә башлады. Төзелеш мәйданчыгында шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә булып китте. «Бу район үсеш өчен яхшы перспективага ия. Алдагы елларда монда […]
  • Йөрәккә нәрсә файдалы
    Йөрәк-кан тамырлары авыруларын йөз процент дәвалап бетереп булмый, шуңа күрә аларга җайлашып, аларны тынгысызламыйча яшәргә туры килә. Шуңа да бу чирләрне көчәйтмәү, аларны кисәтү, ягъни булдырмау бик мөһим. Дөресен әйткәндә, бу эшнең әллә ни катлаулыгы да юк. Нәрсә ярата соң безнең йөрәгебез? Аңа нәрсәләр ошый? Ул без хәрәкәтләнгәнне ярата. Хәтта кечкенә генә зарядка эшләү дә […]
  • Рөстәм Миңнеханов чүп өчен тарифларның кисәк кенә артуына юл куймаска күрсәтмә бирде
    Татарстанда көнкүреш калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчкәндә тарифларның кисәк кенә артуына юл куелмаячак. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте алдына шундый бурыч куйды. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова журналистларга шул хакта хәбәр итте. ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Лилия Галимова чәршәмбе көнне Казанда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь […]
  • Рамзан Кадыров 5 яшьлек балага ап-ак Mercedes бүләк итә
    Чечня республикасы башлыгы Рамзан Кадыров биш яшьлек малай Рәхим Куриевка кыйммәтле чит ил машинасы бүләк иткән. Үзенең физик сәләте өчен бу малайны чечен Шварценеггеры дип атаганнар. Ул 2 сәгать 26 минут эчендә 4 мең тапкыр отжиматьcя итеп рекорд куйган. Машина алу сөенеченнән, хәтта капот өстенә менеп тә күнекмәләр ясап күрсәтә. Ә әлегә Рәхимне кыйбатлы машинага […]
  • Рөстәм Миңнеханов Татарстан аэропортларына нинди исемнәрне бирергә чакыра
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы аэропортларга исемнәрен бирү өчен Габдулла Тукай һәм Николай Лемаев исемнәре өчен тавыш бирергә өнди. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә язды.   Инстаграмга куелган фотодан аңлашылганча, Рөстәм Миңнеханов «Казан» аэропортына Габдулла Тукай, «Бигеш» аэропортына Николай Лемаев исемен бирергә тәкъдим итә. «Әгәр Тукай — бөек шагыйрь һәм татар мәдәниятенең символы, Татарстанның күпмилләтле […]
  • Чаллы иң яхшы юллы шәһәрләр буенча Россия рейтингында икенче урында
    Төмән, Чаллы һәм Мәскәү иң яхшы юл өслекле Россия шәһәрләре рейтингын җитәкләде, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.   Бу хакта РИА Новости SuperJob сервисының тикшеренү нәтиҗәләренә сылтама белән хәбәр итә. Россиялеләргә «Сезнең шәһәрдә юллар торышын уртача бәяли аласыз…» дигән сорауга «Бик яхшы», «Яхшы», «Канәгатьләнерлек», «Канәгатьләнерлек түгел» дигән җавап вариантларыннан сайлап алырга тәкъдим ителде. Әлеге […]
  • Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинова вафат
    Бүген 90 яшендә Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинова вафат булды. Бу хакта Камал театрының матбугат үзәге хәбәр итә. Рауза Хәйретдинованы соңгы юлга озату иртәгә 10.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында булачак. Хәйретдинова Рауза Котдүс кызы 1928 елның 3 гыйнварында Татарстанның Балык Бистәсе районы Яңа Ырга авылында туа. 1948 елда […]
  • Татарстанда туып үскән космонавт Сергей Рыжиковка Россия Герое исеме бирелде
    РФ Президенты Указы белән космонавт Сергей Рыжиковка Россия Федерациясе Герое исеме бирелгән. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.   РФ Президенты Владимир Путин Россия космонавты Сергей Рыжиковка Россия Герое исеме бирү турындагы Указга кул куйган. Шул хактагы документ хокукый актлар рәсми интернет-порталында урнаштырылган. Моннан тыш, якташыбыз «Россия Федерациясе очучы-космонавты» дигән мактаулы […]
  • Депутатлар мәктәптә газлы һәм баллы ризыклар сатуны тыярга тәкъдим итте
    Дәүләт Думасына мәгариф учреждениеләрендә газлы су һәм баллы әйберләр сатуны тыярга тәкъдим иттеләр. Думаның Физкультура һәм спорт буенча комитеты әгъзасы Дмитрий Свищев тәкъдимен Премьер-министр Дмитрий Медведев исеменә юллаган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. Депутат фикеренчә, баллы әйбер җитештерүчеләр капның тышында балалар өчен шикәр куллануның тәүлеклек нормасын да күрсәтергә тиеш. Дмитрий Свищев бу чаралар балигъ […]