Category Archives: Категориясез

Сабан туебыз матур итеп, гөрләп узып китте.

Бу милли бәйрәмне уткәрудә һәрвакыттагыча куп көч куелды. Бик зур рәхмәтебезне әйтәсе килә ерак юлларны якын итеп килгән, оста итеп алып баручыбыз Ильмир Әхмәтҗәновка. Сабантуйны уткәрудә катнашучы кызларыбыз: Эльвира Басыйрова, Гөлшат Якупова, Гөлнара Гареева, Ирвена Зыялтдинова, Гөлназ Тимерова, Резеда Мойта, Диләрә Галиева, Винера Маннапова, Гөлназ Нуреева, Гөлфия Исәнгулова һәм Инна Тиһомирова; егетләребез Артур Юнысов, Айрат Закиров, Рафиль Якупов; “Шалкан” әкияте куйган балаларга һэм аларның ата-аналарына; видеоязма төшереп йоруче Чикагодан килгән егетебез Булат Фатыйхов хэм аның егетләр командасына; барлык читтән хэм якын тирәләрдән килгән кунакларның барысына да Флорида Татарлары җэмгыяте исеменнән чиксез рәхмәтебезне белдерәбез! Без сезнең ихлас куңелдән тырышуыгызны тоеп яшибез һэм бик рәхмәтлебез. Әлбәттә, сездән төрле яклап ярдәм алу безне сөендереп кенэ калмас, һичшиксез безгә алга таба тагын да яхшырак дәвам иту очен зур этәргеч булыр.