Tatar Today – татар яңалыклары

  • Табиблар бәбиләгән хатын эчендә 22 сантиметрлы кыскыч оныта
    Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә яшәүче Айсинә Зиндусова бала тапканда табиблар аның эчендә 22 сантиметр зурлыктагы кыскыч онытып калдыра. “Нәтиҗәдә гаиләм таркалды, сәламәтлегем бетте”, ди ул. Русия думасы пациентлар эчендә әйберләр онытылып калуга каршы чара буларак анестезия белән ясалган операцияләрне видеога төшерү турында канун өлгесен беренче укылышта кире какты. Зиндусова рухи зыян өчен Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы […]
  • Гыйнвар кичендә баланы урамга чыгарып ата… [хат]
    Мин алтын көз көнендә, әти-әниемнең көтеп алган баласы булып дөньяга килгәнмен. Тик шатлыклы көннәр озакка бармаган, әтиемне көтмәгәндә паралич сугып, ул бик озак аңсыз килеш чирләп яткан. Аннары әти кая киткән – мин бу хакта берни дә белмим. Терелеп, исән-сау булса да, безнең янга башка әйләнеп кайтмаган ул. Фронтка да алмаганнар аны. Миңа 2 яшь […]
  • Балтач егете Ленар америкалыларны татарчага өйрәтә
    Ленар белән студент елларыннан таныш без. Үз фикерле, белемле, актив, әрсез, бәхәсләшергә яратучан егет буларак күңелдә саклана ул. Балтач районының Салавыч авылында туып-үскән гап-гади татар егетенең Америкага китеп баруы минем өчен яңалык булган иде заманында. Ә бүген ул әлеге илнең рәхәтен татып, үз юлын табып, матур гына яшәп ята. – Ленар, еш кына билгеле шәхесләрдән […]
  • Майкага төрелгән сабый пакет эчендә җан бирә
    «Башинформ» хәбәр иткәнчә, бу хәлгә Салават шәһәрендә җир казу эшләре барышында 18 майда тап булганнар. «Бала хатын-кыз майкасына төрелгән һәм полиэтилен пакетка салынган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, малай бер ай чамасы элек һәлак булган», — дип сөйләгән агентлыкка үз чыганагы. Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсендә бу табылдык буенча тикшерү баруын хәбәр иткәннәр. Судмедэкспертиза баланың ни сәбәпле […]
  • Тәрәзә чистарту серләре
    Май ул – чисталык ае. Ишегаллары, бакчаларда гына түгел, өйдә дә чисталык урнаштыра торган ай. Эш җитәрлек: тәрәзәләр юасы, гөлләрне коендырасы… Ялт итеп торган тәрәзәләргә ап-ак челтәрләр эләсе… Тәрәзәне рамыннан юа башларга кирәк. Порошоклы су иң шәп ысул түгел, чөнки ул буяуны тоныкландыра. Башка чара булмаса, кер сабыны кер сабыны белән юарга мөмкин. Тәрәзә юу […]
  • Июньдә ничә көн ял итәчәгебез билгеле
    Татарстан халкын июньдә алты көнлек эш атнасы көтә. Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте июньдә булачак ял көннәре турында хәбәр итте. Биш көнлек хезмәт атнасы булган хезмәткәрләр өчен, 10, 11, 12, 15, 16 һәм 17 июнь ял көннәре дип билгеләнә. 9 һәм 14 июнь көннәрендәге эш вакыты бер […]
  • Кузгалаклы аш рецепты
    Кузгалакны (щавель) чистартабыз да яфракларын салкын суда чайкыйбыз, аннары кайнар су белән пешекләп алып  вак итеп турыйбыз яисә иттарткычтан чыгарабыз. Шулпага кишер һәм бәрәңге турап салабыз. Бәрәңгесе пешкәч, майда кыздырылган суган һәм туралган кузгалакны салып, ашны кайнатып чыгарабыз. Табынга кайнар килеш, өстенә вак кына итеп яшел суган турап, каймак салып бирәбез. Һәр кешегә берәр йомырка […]
  • Татарстанда 80 процент бәрәңге уңышын юк итәчәк авыру аталды
    Көннәр җылыну белән табигатьтә зарарлы корткычлар, бөҗәкләр активлаша. Бу хакта “Татар төбәкара ветеринария лабораториясе” дәүләт учреждениесе директоры урынбасары Айтуган Мөбәрәков һәм фитосанитар күзәтчелек һәм орлыкның сыйфатына күзәтчелек итү бүлеге башлыгы Альберт Кадыйров сөйли. Белгечләр әйтүенчә,Татарстанның 21 торак пунктында, 14 районда “алтынсу бәрәңге нематодасы” табылган. Ул 80 процент бәрәңге уңышын юк итәргә мөмкин. Әлеге очракны булдырмас […]
  • Хатыны сукырайгач, меңләгән чәчәк утырта [чын мәхәббәт тарихы]
    Ирле-хатынлы Куроки Япония авылларындагы , бер фермага 1956 елда өйләнешкәч тә килеп төпләнгән. Алар ике бала тәрбияләп үстергән, бик бәхетле булганнар. Әмма аларны да хәсрәт читләтеп үтмәгән. Шикәр чире азып китеп, миссис Куроки көн яктысын күрүдән бөтенләй мәхрүм калган. Ул, бик нык төшенкелеккә бирелеп, өйләреннән чыкмый ята башлаган. Тормыш мәгънәсен югалткан. Әмма яраткан ире бу […]
  • Әгерҗелеләр курка: шәһәр чигендә 2 миллион шартламаган снарядлар ята [фото, видео]
    16 май Әгерҗе чигендәге хәрби частьтә яңгыраган шартлаулар тавышы шәһәр халкын янә куркуга төшерде. 2011 елгы мәхшәр кабатланмасмы дип борчыла алар. Ул вакытта да Удмуртиянең Кече Пурга районы Пугачево авылында сугыш кирәк-яраклары шартлап, бик күп кеше зыян күрде. Район хакимиятендәгеләр борчылмаска, паникага бирелмәскә киңәш итсә дә, әгерҗелеләр республика җитәкчелеген әлеге вәзгыятьне контрольгә алырга, Удмуртия җитәкчелеге һәм […]