Шәһри Казан хәбәрләр

  • Татарстан галиме Нобель премиясе алырга мөмкин
    Казан Федераль университеты профессоры, галим Рәшит Сюняев Нобель премиясенә дәгъва кылучы 22 кеше исемлегенә кергән. Галимнең астрофизика өлкәсендәге уңышлары, Галәм киңлекләрен ачарга ярдәм иткәне өчен шулай югары бәялиләр. Аның фәнни эшләренә Россия һәм чит ил журналларында 60 меңгә якын сылтама ясалган. Быел Рәшит Сюняев Россия Президенты Владимир Путин кулыннан да дәүләт премиясе белән бүләкләнде.
  • Россияне кабат санкцияләр көтә?
    Германия канцлеры Ангела Меркель Россиягә каршы санкцияләрне көчәйтмәкче була. Ул "Зур җиделек"нең безнең илгә каршы тыюларны арттырыга әзер дип белдергән. Бу Донбастагы хәлләр кискенләшү белән бәйле. Моңа кадәр Меркель Россия Президенты Владимир Путинның Донбаска тынычлык сакчылары кертүен кызыклы фикер дип санаган.
  • Җылылык сезоны башланды
    Татарстан йортларына җылылык килде. Республиканың 15 районында бу көннәрдә җылылык сезоны башланды. - Икенче атнадан кичләрен бик каты салкыннар башланачак. Шуңа да 15 районда җылылык сезонын ачарга булдык. Инде социаль өлкәдә хезмәт куючы 1986 бинага (24 процент) җылылык бирелде. 939 күпфатирлы йортлар да бүген җылытылды, - диде төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей […]
  • 8 Казан студенты «WorldSkills» дөнья чемпионатында катнаша
    Əлеге егет-кызлар Əбу-Даби шәһәрендә узачак 44нче "WorldSkills» эшче һөнәрләре дөнья чемпионатында ил данын яклыячак. Чемпионат 14 - 19 октябрь көннәрендә уза. Бирегә 77 илдән 1300 катнашучы киләчәк. Россия җыелмасында Казанның төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы студенты Булат Галиуллин ("Балта остасы"), Казан политехник көллияте студенты РВадим Поляков ("Суыткыч техникасы һәм кондиционер эшчәнлеге"), Казан медицина көллияте студенты […]
  • Татарстан Халыклар Дуслыгы йортында «Нечкәбил 2017» конкурсының йомгаклау турлары һәм «Татарстан – нык гаиләләр территориясе» акциясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Рөстәм Миңнеханов бизнес навигатор" порталы турында: "Бу уникаль продукт"
    Президент РТ осмотрел стенд проекта совместно с гендиректором «Корпорации „МСП“» Александром Браверманом.
  • Мәктәптә пенсия турында өйрәнәчәкләр
    Яңа уку елыннан укучылар пенсия турында мәктәп яшеннән үк белә алачак. Россия пенсия фонды мәктәп укучылары өчен интернетта махсус чыганак булдырган. Анда пенсия турында кызыклы мәгълүмат биреләчәк, балаларны булачак пенсияне исәпләргә өйрәтәчәкләр.
  • Театр тамашачысын блогер булырга өйрәтәләр
    Бүген смартфоны булган һәм социаль челтәрләргә теркәлгән һәр кеше үзен блогер дип белдерә ала. Нинди дә булса чара, вакыйга, кызыклы фикерләрне дә без гадәттә телевизор, радио аша түгел, ә нәкъ менә телефоннан беләбез. Шуны искә алып, театр да агымга кушылырга булган. Хәзер яңа спектакльләр турында блогерлар сөйләячәк.
  • Җәяүлене уздырмаган өчен 2500 сум штраф
    Җәяүлене уздырмаган өчен штрафны 2500 сумга күтәрергә дигән закон проектын Дәүләт Думасы икенче укылышта ук кабул итте, дип хәбәр итә ТАСС.
  • Америкада... татарча бәби чәе
    Сурайа Гайнуллина – әдәбият сөючеләргә шактый билгеле исем. Ул – татар шагыйрьләренең шигырьләрен рус теленә тәрҗемә ясап, китап итеп дөньяга чыгаручы талантлы, игелекле шәхес. Тәрҗемә иткән шагыйрьләрен (ул аларны яратып «минекеләр» дип йөртә) санарга ике кул бармаклары гына да җитми инде хәзер.