Онлайн хәбәрләр — «Мәйдан» журналы

  • Баланы биюгә кайчан бирергә?
    Казан шәһәренең «Изумрудный город» эстрада бию студиясе җитәкчеләренең берсе Эльза Кәлимуллина сүзләренчә, иң яхшысы – баланы биюгә дүрт яшьтә бирү. Нәкъ шул вакытта бала биюне үзләштерергә физик һәм психологик яктан әзер була. Бу яшькә кадәр, әлбәттә, гимнастика белән шөгыльләнү дә яхшы. – Шулай да балада сәләт бар икән, бию белән сигез яшькә кадәр шөгыльләнә башлау […]
  • Гөлсирин Абдуллина рус егетен «кияү» дип таныштырган
    Яшь җырчы Гөлсирин Абдуллина күптән түгел бер егет белән фото куеп: “Бик күпләр: “Кайчан кияүгә чыгасың?” – дип сорыйлар. Җавапны бары тик ул белә”, – дип язган. Егет – рус эстрадасы йолдызы, Алексеев псевдонимы астында җырлаучы – Никита Алексеев. Халыкка “шок” булды бу! “Шундый җырчы сандугачыбызны башка милләт кешесенә бирмибез”, “Тапкансың инде”, “Гөлсирин, үз милләтеңнән […]
  • «КАМАЗ» – йөк автомобильләре арасында беренче
    «Автостат» аналитик агентлыгының 2017 елның август ае нәтиҗәләре күрсәткечләре буенча «КАМАЗ» ҖАҖ җитештергән йөк автомобиленең 4 моделе Россиянең иң популяр йөк машиналары исемлегенә кертелгән. Август аенда бу машиналар иң күп сатып алынган йөк машиналарының берсе булып санала. Әлеге дүрт машина исемлеге: «КАМАЗ-5490» – 523 данә; «КАМАЗ-43118» –517данә; «КАМАЗ-6520» – 471 данә; «КАМАЗ-65115» – 431 данә […]
  • Татарстанда яңа Дәүләт комитеты барлыкка киләчәк
    Татарстанда яңа Дәүләт комитеты барлыкка киләчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның әлеге тәкъдимен парламент депутатларына ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җиткерде. Шуның нигезендә, депутатлар ТР Хайваннар дөньясы объектларын файдалану һәм саклау идарәсен ТРның биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты итеп үзгәртергә тавыш бирде.     Татар-информ
  • Р.Миңнеханов предприятиеләрнең үз хисабына медицина тикшерүе оештыруы зарур, дип саный
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, эшкә сәләтле халыкның сәламәтлегенә игътибарны арттыру йөзеннән, предприятиеләр хисабына тулы медицина тикшерүләре, онкологик скрининглар уздырылырга тиешлеген әйтте. Бу хакта ул депутатларга республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасы белән мөрәҗәгатендә белдерде. “Медицина учреждениеләрен төзү һәм төзекләндерү буенча планлаштырылган чаралар, югары технологияле медицина ярдәмен үстерү медицина хезмәтләре сыйфатын арттыруга уңай йогынты […]
  • Динә Гарипова: «Татарча җырлардагы алынма сүзләрне ишеткәч, кәефем кырыла»
    Динә Гарипова, Татарстанның атказанган артисты, “Беренче” каналда “Голос” проекты җиңүчесе: — Татарча җырлардагы алынма сүзләрне ишеткәч, кәефем кырыла. Бу бик гаҗәп, чөнки минем өчен татар музыкасы – каяндыр күңел төпкеленнән чыгучы моң… — дигән җырчы “Бизнес-онлайн” басмасына биргән әңгәмәсендә.   http://shahrikazan.com
  • РФ Президентын сайлау кампаниясе сәяси басым астында узар дип фаразлана — Р. Миңнеханов
    “Тормыш көчле Россияне көчле төбәкләр тәшкил итүен күрсәтә. Шуңа бәйле рәвештә, төп сайлаулар — Россия Президенты сайлаулары бездән мөмкин кадәр мобильләшүне таләп итә. Сайлау кампаниясе сәяси, икътисади, мәгълүмати басым астында кырыс шартларда узар дип фаразлана” , — диде Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта ул республиканың закон чыгару органының 31 нче утырышында — ТР Дәүләт Советы депутатларына юлланылган […]
  • Бүген 1438 ел тәмамлана. 21 сентябрьдә Һиҗри буенча яңа мөселман 1439 елы башлана
    Изге Мөхәррәм аеның беренче көнендә Хиҗрә буенча Яңа ел башлана. Бу көн ислам бәйрәмнәре календаренда билгеләнмәгән һәм, билгеле, күп кенә мөселман илләрендә ул бәйрәм буларак билгеләп үтелми, дип хәбәр итә календ.ру. Бу көндә мәчетләрдә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең 622 елда Мәккәдән Мәдинәгә күченүе турында вәгазьләр укыйлар. Мөхәррәм ае мөселман календаренең беренче ае булып тора. Кеше елның бу […]
  • Республиканың дәүләт теле булган татар телен укыту методикасын камилләштерү кирәк — юллама
    Тел сәясәте мәсьәләләре аеруча игътибар сорый. Дәүләт һәм туган телләрне өйрәнүне саклап калып, Мәгариф һәм фән министрлыгына рус телен белүнең югары дәрәҗәсен тәэмин итү кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасында белдерде. Президент әйтүенчә, моңа республикада Лев Толстой елын игълан итү дә теләктәшлек […]
  • «Сәйдәш музеенда бер әйбер дә югалмады»
    Мәшһүр татар композиторы Салих Сәйдәшев туганнарының үпкәләре шактый. Алар музейның эшләмәвенә дә, аның мирасы барланмавына да, Татарстанда үз бөек шәхесләрен зурламаганга канәгать түгелләр. Хөкүмәт исеменнән җавап тоткан Сәйдәшев музее мөдире исә киресен әйтә. Композитор Салих Сәйдәшев музееның төзекләндерелүгә ябылуы бик күпләрне хафага салды. Композитор туганнарыннан Рөстәм Әхмәров бу уңайдан Азатлык радиосына Казанда Сәйдәш эзләре югала […]