Белдерү

“Флорида Татарлары” берләшмәсе белдерә:
Берләшмәне белдерү өчен файдаланыла торган атамалар: “Флорида Татарлары”, “Татары Флориды”, “Florida Tatars”, “Tatars of Florida”.

Максатлар: “Татары Флориды” берләшмәсе әгъзаларының үзара тыгыз аралашуына булышлык итү. Бөек Татар халкының уникаль мәдәниятен, телен һәм традицияләрен, гореф-йолаларын саклау, үстерү.

Максатка ирешү алымнары: Милли бәйрәмнәр, мәдәни кичәләр, шигърият кичәләре һ.б. оештыру һәм уздыру. Шулай ук “Татары Флориды” берләшмәсенең мөһимлеген, кирәклеген аңлату.

Чикләүләр: “Татары Флориды” берләшмәсе – дәүләт оешмасы да, коммерцияле оешма да түгел (табыш ала торган предприятие буларак эшләми), бернинди сәяси, икътисадый максатларны да күздә тотмый (берләшмәгә идарә итүгә, чаралар оештыруга булыша торган икътисадый максатлардан кала). Чараларны оештыру да, аны уздыру да, югарыда күрсәтелгәннәрдән тыш, башка нинди дә булса идеяне я максатны пропагандалау өчен файдаланыла алмый. Игътибар итүегезне үтенәбез: файдасы тулысынча, яисә өлешчә (айга 20 $ яки табышның 10 %ы күләмендә – берләшмә өчен кайсысы отышлырак булуыннан чыгып) финанс ярдәме бирердәй коммерцияле проектлар берләшмәнең барлык администраторлары белән дә килешенгәннән соң рөхсәт ителде.

Финанслау: Финанслауның законлы булган барлык төрләре.

Идарә: Бүгенге көнгә бер – даими эшләүче, өч билгеләп куелган администратор. Исем-фамилия. Исем-фамилия. Исем-фамилия. Тавыш биргәндә һәр администратор бер тавышка ия (АЗ: Шәхсән мин үзем һәрбер рәсми этнос-төркем үз мохитеннән бер администратор бирергә, саннары так булырга тиеш дип саныйм).


Берләшмәдә бәхәсләрне һәм низагларны чишү: Каршылыкка кергән яклар берләшмәнең гаммәви ресурсларын (Фейсбук, вебсайт) файдаланырга, яисә хосусый низагларны хәл итәр өчен берләшмәнең башка әгъзаларын җәлеп итәргә тиеш түгел. Хосусый низагларны чишү өчен ике як та, каршылыкны тасвирлап һәм үз позициясен аңлатып, берләшмә администаторына хәбәр җибәрергә тиеш. Администратор гаделлек белән вәзгыятьнең асылына төшенергә һәм каршылыклы якларга да, берләшмәгә дә мөмкин кадәр азрак зыян килерлек котылу юлын күрсәтергә бурычлы. Бәхәс хәл ителә алмаган очракта, каршылыкка кергән ике як та берләшмәдән чыгарыла. Низагка кергән якларның берсе администратор икән, мәсьәлә хәл ителгәнчегә кадәр, аның администраторлык хокуклары һәм вазыйфалары туктатылып торыла.

Берләшмәдә коммерцияле катнашу: Коммерцияле катнашучылар берләшмәгә берләшмә фонды файдасына мәҗбүри взнос түләп кертеләләр. Взнос күләме: айга 20 $ яки табышның 10 %ы күләмендә – берләшмә өчен кайсысы отышлырак булуыннан чыгып.


“Флорида татарлары” берләшмәсенең рәсми логотибы (ике кеше – яклап, бер кеше каршы тавыш бирде),

Флорида татарлары
Kamila Marrero ярдәме белән ясалды.

Рәсми интернет адрес: Флорида татарлары эшләнмәсе һәм АЗ ярдәме.

Фэйсбук төркемендә сылтама: tatarsfl . Ясаучы: Исем-фамилия.

Игътибар! Фэйсбук сайтының “Флорида Татарлары” төркемендә калдырылган һәм темага кагылышлы булмаган аңлатма-шәрехләүләр кисәтүсез юк ителәләр.
Шулай ук әлеге сайтта темага кагылышлы булмаган аңлатма-шәрехләүләр дә кисәтүсез юк ителәләр.

Ошбу бит – үсештә. Тәрҗемә таләп ителә. Акыллы тәкъдимнәр һәм эшлекле тәнкыйть кабул ителә.

Җавап калдыру